Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышлар җәяүлеләр сафын арттыра

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда автомобиль челәрне планлы рәвештә еш тикшерә.

Соңгы чыгуларның берсендә алар тикшерү өчен 25 яшьлек Андрей Симонов йөртүендәге автомобильне туктата.
Машина йөртүчедән аракы исе килеп тору сәбәпле, аңа медицина тикшеренүе узарга тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, инспекторларга беркетмә төзергә генә кала.
Җәмәгать судьясы бу эшне караганда, гаепләнүченең моңа кадәр РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавапка тартылмавын исәпкә алып, аны машина йөртү хокукыннан бер ел алты айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум штраф сала. Җәзасы әлегә административ булса да, үтәве җиңел түгел. Күпме вакыт машинаң була торып, тәпи-тәпи йөрергә, өстәвенә кесәңнән күпме акча чыгарып салырга кирәк. мондый җәзадан башка потенциаль салмышлар да сабак алсын иде.
Зеленодольск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев