Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмышлар тиз тотыла

ЮХИДИ инспекторлары хәзер уяулыкны аеруча нык күрсәтә. Чөнки көзнең кышка кергән чагы: әле кар, әле яңгыр явып юлларда кыенлыклар тудыра.

Автомобильчеләргә дә үз чиратларында бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Әмма градуслы эчемлек яратучыларны һава шартлары да, машина руле дә туктатмый. Тик менә кайберәүләр салмыш хәлдә батырланып, хокук сакчылары туктатмас дип ышанып, юлга чыга һәм зур ялгышлык кыла.
Менә шулай, Д.Д.Лапшев атлы автомобильчене полиция хезмәткәрләре планлы тикшерүләр барышында шикләнеп туктата. Йөртүчегә тиешле тикшерү узу тәкъдим ителә һәм беркетмә төзелә.
Бу эшне караганда җәмәгать судьясы гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аны 1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штраф сала.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев