Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмыш баштан юлга чыкма

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау буенча профилактик рейд үткәрде.

Тикшерү барышында юл-патруль хезмәте инспекторлары 6 кагыйдә бозу очрагын ачыклаган: исерек хәлдә – 1, куркынычсызлык каешларын кулланмау – 2, машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү – 1, иминиятләштермәгән транспорт чарасын йөртү – 2.
Дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән яки алкогольле эчемлек кулланган затка автомобилен йөртергә биргән өчен РФ КоАП 12.8нче маддәсе буенча, 1,5-2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф каралуын искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев