Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Салмыш автоледилар күбәйде

Машина йөртүчеләр еш кына үзләренең мөмкинлеклә рен чамалап бетерми һәм исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырып чыга. Менә монысы инде аңлатып бетермәслек ялгышлык.

 

А.А.Солодянкина йөртүен дәге автомобильне ЮХИДИ хезмәт кәрләре планлы рейд барышында шикләнеп туктата һәм ялгышмый. Гомумән, инспек торларның күзе үткен инде ул. Әллә кайдан сизеп алалар андыйларны, ягъни закон бозучыларны. Ә инде руль артына салмыш утыру закон бозу булып тора. Нәтиҗәсе барыбызга да билгеле. Беркетмә төзелә, эше судка җибәрелә.
Җәмәгать судьясы бу авто лединың элек РФ КоАП маддәсе буенча җавап лы лыкка тартылмавын исәп кә алып, аңа карата үз җәзасын билгели. Шулай итеп, гаеп ләнүче 1 ел 6 ай ма шинасына утырып юлга чыга алмаячак һәм 30 мең сум күләмендә акчасын да штраф буларак түләячәк.
Яшел Үзән районыюл хәрәкә иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев