Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Сабак алсыннар иде

Газета бит ләрендә закон бозучылар турында язарга зур теләк бул маса да, баш каларга сабак булсын дип, бирергә туры килә. Кеше хатасыннан сабак ала белсәк икән ул!

Автомобильче А.В.Коса рев ны ЮХИДИ хезмәткәрләре салмыш машина йөртүчеләрне планлы тикшерү барышында тоткарлый. Башта ук ул аларга бик шикле булып тоела. Айныктан салмышны аеруы авыр түгел инде анысы. Гадәттә, алар юлда тизлекне арттыра, йә булмаса юл хәрәкәте кагыйдәләренең башка пунктларын боза. Туктаткач та алардан алкоголь исе килеп тора. Сөйләшүләре дә эзлекле була алмый.
Тотылган А.Косаревка карата инспекторлар беркетмә төзи һәм эшен җәмәгать судына җибәрә. Җәмәгать судьясы гаепләнүченең элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алып, аны 1 ел 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә. Ә инде 30 мең сум штраф андыйларның һәммәсенә дә салына. Чөнки закон шулай куша. Бу автомобильчегә яңадан суд каршына басарга туры килмәсен иде дип теләргә генә кала.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев