Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Росгвардия хезмәткәрләре янган йорттан өлкән яшьтәге инвалидны эвакуацияләргә ярдәм итте

Васильево бистәсендә Росгвардиянең ведомстводан тыш сак наряды, шәхси йортта төнге янгын вакытында үзе йөри алмаган өлкән яшьтәге ир-атны урамга чыгарырга ярдәм иткән.

25 февральдә төнге сәгать өчтә Росгвардия хезмәткәрләре Васильево бистәсенең Стекольной урамындагы шәхси секторда йорт януы турында хәбәр ала. Патруль экипажы вакыйга урынына килеп җиткәндә, күпбалалы гаилә яшәгән бер катлы бина тулысынча ялкын белән уралган була.

Төтен аркасында янгын хәбәрчесе датчиклары эшли һәм сигнализация тавышына беренче булып олы кызлары уяна. Ул әти-әнисен дә уята.

Алар балаларын урамга тәрәзәдән эвакуацияләгәннәр һәм мунчага урнаштырганнар.

Янган йорт тәрәзәсеннән иң соңыннан авыру бабайны чыгаралар, ул инсульттан соң начар хәрәкәт иткән.

Бу вакытта хуҗаларга ярдәмгә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре - прапорщик Ренат Хәмитов һәм сержант Айрат Нәҗметдинов килеп өлгерә. Алар 67 яшьлек пенсионерны күршеләргә кертәләр.

Шуннан соң, шаһитлар сүзләренчә, ут тиз арада бинаның бөтен түбәсенә тарала һәм йортның тулысынча, диярлек, эче янган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев