Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Наркотик өчен Кытайда үлем җәзасы. Ә бездә?

Шәһәребез суды билгеләгәнчә, 35 яшьлек яшел үзәнле Мәскәү өлкәсендә билгесез заттан 18,15 грамм наркотик чара – «метадон» сатып алган.

Шуннан соң ул такси тотып, Яшел Үзән районы, Васильево бистәсенә юл ала. Наркотикларын автомобильнең эченә яшерергә дә онытмый. Әмма уңыш елмаю аның өчен шунда бетә: «Яшел Үзән-Казан» юлының 115нче чакрымында машина, документлар тикшерү максатыннан, туктатыла. Транспорт чарасын тикшерү барышында наркотик чаралар законсыз әйләнештән алына. Яшел Үзән шәһәр суды әлеге ир-атны максатсыз һәм зур күләмдә наркотик чаралар таратуда, аны законсыз саклауда гаепли (РФ ҖК 228 маддәсе, 2 өлеш). Шәһәр прокуратурасы әлеге җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд эскәмиясендәге ир үз гаебен тулаем таныды. Гамәлдән чыгарылмаган хөкем ителүен исәпкә алып, аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә 3 ел 6 ай ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев