Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Мошенниклар яшел үзәнлеләрне сайт аша алдап акчаларын урлый

45 яшьлек хатын-кызга төзелеш материалы 80 мең сумга төшкән.

Сайтлар аша хәзер ниләр генә сатылмый да һәм ниләр генә сатып алмыйлар. Әмма шулар арасында ялганнары да шактый була. Ничек алданмаска, белгән юк. Аптыраш, билләһи!
Яшел Үзәндә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз сайт аша төзелеш материаллары сатып алудан яхшы гына суммага алдана. Ватсап һәм электрон почта кулланып “Порт” ширкәтеннән менеджер шалтырата һәм 80660 сумга счет җибәрә. Шулай итеп, хатын-кыз 80660 сумын онлайн банк аша ялган игълан урнаштыручыларга күчерә.

Интернет сайтта Яшел Үзәннең Завод урамындагы предприятие исеменнән төзелеш материаллары сатылу турында игълан буенча берәү 51667 сумын алдан түли. Әмма акчаны кулларына эләктерү белән “сатучылар” элемтәгә керүдән туктый.
83 яшьлек яшел үзәнле гаражын сайт аша сатам дип, 15 меңен югалта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X