Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Мартның ике атнасында 12 исерек автомобильче тотылган

Юллар исерекләрне генә түгел, айныкларны да сынаган бу заманда автомобильгә исерек килеш утырып чыгучылар бердә кимеми, кызганычка.

ЮХИДИ хезмәткәрләре атна саен шундыйларны тоткарлый. Статистикага карасаң, салмышлар һәрдаим тотылып тора. Март аена гына карасаң да, чәчләрең үрә торырлык. Әле болар тотылганнары гына, ә эләкмичә калганнары күпмедер. Ике атна эчендә 12 кеше рульгә салмыш хәлдә утырып чыгып, юлда йөрүчеләрне куркыныч астына куйган. Әле дә ярый фаҗига чыкмыйча калган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре халыкны кисәтеп тә тора. Әгәр дә юлда адекват булмаган автомобильчеләргә тап булганда эчке эшләр бүлегенең кизү тору хезмәтенә шалтыратып әйтергә була. Исерекләргә каршы бергәләп көрәшсәк, нәтиҗәсе, һичшиксез булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев