Яшел Үзән

Кроссовкалар урлаучыны Яшел Үзән кибетеннән чыкканда тотканнар

Көндез Росгвардия хезмәткәрләренә Яшел Үзән кибетләренең берсендә тревога төймәсенең эшләве турында сигнал килә.

Сатучылар тәртип сакчыларына кибеткә ир-ат кергәнен һәм яңа кроссовкаларны пакетка салып, түләмичә чыгып китәргә җыена. Кибет хезмәткәрләре каракны туктатырга тырышып карыйлар, ләкин ул кача.

Росгвардиячеләр кибеттән ерак түгел генә урлаучыны күрәләр. 38 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлыйлар һәм полициягә тапшыралар.

"Талау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: