Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә вентиляция каналларын чистарту буенча түләүле хезмәт тәкъдим итүләр ешайган

Халыктан, эшчеләр килеп, вентиляцияне тикшерә, чистарта һәм моның өчен 3 – 12 мең сум акча таләп итәләр, дигән хәбәрләр килә.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, уяу булыгыз! Вентиляция каналларын чистарту йортны техник тәэмин итү тарифына кертелгән һәм өстәмә түләүне таләп итми!
Әлеге төр эшләрне "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте “Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республикасы бүлегенең Яшел Үзән районара бүлекчәсе” (ЗМО ТРО ООО “ВДПО”) башкара, әлеге юнәлештәге башка подряд оешмалары безнең идарәче компаниядә юк.

Сез һәрвакыт 4-97-47 телефоны буенча идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә аласыз һәм хәзерге вакытта сезнең йортта вентиляция каналларны нәкъ менә безнең хезмәткәрләр тикшерәме икәнен ачыклый аласыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм күршеләрегезне кисәтегез - вентиляциягә хезмәт күрсәтү өстәмә түләүсез башкарыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев