Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хаталар кабатланмасын иде

Карлы кыш та әкренләп узып бара. Кояшы да хәзер башкачарак яктырак елмая кебек. Февраль булса да, яз килүе сизелә. Әмма аңа ка рап, автомобиль юллары куркыныч булудан туктамый. Кышын да, җәен дә һәм гомумән, һәрчак юл йөрү кагый дәсен үтәр гә кирәк.

Ә инде алкогольле эчемлек кулланып, руль артына утырып зур юлга чыксаң, монысы искиткеч зур ялгышлык. Төзәтеп бетерә алмаслык бәла-казалар чыгарга мөмкин.
Кызганычка, Яшел Үзәндә салмыш автомобильчеләр һаман тотылып тора. Нәтиҗәдә, аларга суд каршында җавап бирергә туры килә.
Машина йөртүче Р.Р.Шәрифҗановны Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында туктаткан. Әлбәттә инде, тикшереп караганнар. Беркетмә төзелгән.
Җәмәгать судьясы чыгарган карар нигезендә бу автомобильче хәзер 1 ел 6 ай дәвамында руль артына утыра алмаячак. Шулай ук 30 мең сум штраф түләячәк. Аның моңа кадәр җаваплылыкка тартылганы булмаган. Бу хатасын бүтән кабатламасын гына инде.

Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев