Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Хаталар кабатланмасын дисәк

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре салмыш автомобильчеләрне ачыклау буенча рейдларны актив дәвам итә.

Әмма бу тикшерүләр барышында спиртлы эчемлек кулланучылар тотылмый калмый.
Соңгы рейдларның берсендә 32 яшьлек Андрей Юшков йөртүендәге автомобильне автоинспекторлар шикләнеп туктата. Әлбәттә инде, тикшерү ясала һәм беркетмә төзелә. Аның эшен алар җәмәгать судьясына җибәрә.
Җәмәгать судында гаеплә нү ченең моңа кадәр РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавын исәпкә алмыйча калмый. Шуңа күрә ул машина йөртү хокукыннан иң минималь срокка – 1 ел 6 айга мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.
Әлеге автомобильче бу хатасын яңадан кабатламасын иде дигән теләктә калабыз. Чөнки икенче тапкыр хаталанса, җәзасы да авыррак булачак. Үзебезне һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймыйк.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев