Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Күгеш ирекле янгын сүндерүчеләре һәм авыл халкы янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндергән

Төш вакытында Күгеш авылындагы мәктәп яны урамында иске мунча яна башлый. Шунда ук анда халык җыела, ә берничә минуттан соң җирле ирекле команданың янгын сүндерү машинасы да килеп җитә.

Янгын сүндерүче Флүс Шәйхетдинов шунда ук янган мунчаны сүндерүгә керешә. Механизатор Рәфис Шәрәфиев, янәшәдәге торак йортка ут таралудан саклау өчен, янган мунчаны ишә.

- Авыл халкы шундый бердәм булуы белән бер-берсен зур бәла-казалардан саклап, ярдәм итеп яши, шөкер, - ди Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин. – Барыбыз да янгын сүндерүдә эшләдек, «ил белән» тырышканга, кешеләр яши торган йортларга янгын тимәде, беркем дә читтә калмады, рәхмәт бик зур авылдашларга. Норлаттан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә утны җиңгән идек инде, дияргә була. Үзебезнең җирлектә янгын сүндерү техникасының булуы бик зур плюс, чөнки читтән килеп җиткәнче ялкынның башка корылмаларга күчеп өлгерүе дә бар. Ә болай тиз арада, бу очрактагы кебек, үз көчебез белән җиңәргә була.

Гомумән, 2021 елда Яшел Үзән муниципаль районы ирекле янгын сүндерүчеләре 25 тапкыр вакыйга урынына чыккан, унарлаган миллион сумлык мөлкәтне саклап калган. Һәм бу, янгын-коткару гарнизонында эшләүчеләр исәпләвенчә, ирекле янгын сүндерүче командаларның нәтиҗәле эшенә иң яхшы күрсәткеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев