Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Казанда краснобус йөртүчеләрнең куыш уйнаулары җитди юл-транспорт һәлакәтенә китерде

45 нче номерлы автобусның "маңгай" пыяласы тулысынча ватылган.

Казанда җитди юл-транспорт һәлакәте булган - пассажирлар белән ике краснобус бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 45 нче номерлы автобусның алгы тәрәзәсе тулысынча ватылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләр куалаш уйнарга карар кылган.

Гадәттән тыш хәл иртән Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә булган. Шаһитлар сүзләренчә, чатта 45 нче номерлы автобус 33 нче номерлы краснобусны куып тотарга тырышкан. Әмма 45 нче номерлы маршрут йөртүчесе тормоз юлын исәпләмәгән һәм алдан торган автобуска бәрелгән.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Зыян күргән транспорт маршрутлардан төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев