Фаҗига бүген иртәнге биштә Чуйков урамындагы 27а йортта була. Җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшә.
Бер яшьлек кызны күп санлы имгәнүләр белән хастаханәгә алып китәләр.
«Баланы уртача авыр хәлдә БРКХнә китерделәр. Әмма бала алган җәрәхәтләр тормыш белән ярашсыз булып чыкты һәм бераздан кыз вафат булды",-дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Нет комментариев