ЮХИДИ

Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәте аркасында трамвайлар туктап калган

Казанның Татарстан һәм Тинчурин урамнары киселешендә трамвайлар хәрәкәте туктаган.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, моңа трамвай белән җиңел автомобиль катнашындагы юл-транспорт һәлакәте сәбәп булган. Хәрәкәт ярты сәгатьтән артык вакыт дәвамында туктап торган.

«Метроэлектротранс» предприятиесендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, беренче маршрут трамвайларының хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең килүе көтелә.

Казан дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

Татар-информ


Нет комментариев