Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ит китерү 16–28 процентка арткан
Яшәеш

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ит китерү 16–28 процентка арткан

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Фото: редакция архивыннан

Ун атна эчендә ярминкәләргә 496,3 тонна сыер ите китерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 16,6 процентка күбрәк. Дуңгыз ите китерү 27,8 процентка, сарык һәм ат ите — 18,8 процентка, колбаса эшләнмәләре 11,9 процентка арткан.

Башка азык-төлек товарлары белән тәэмин итү дә үскән. Он китерү 26,4 процентка артып, 416,8 тоннага җиткән. Шикәр китерү 55,7 процентка арткан.

14 ноябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда берничә ярминкә мәйданчыгының эшчәнлеге белән танышкан.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре республикада җитештерелгән продукцияне сату һәм халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Татар-информ


Нет комментариев