Әкиятләр – халыкның рухи байлыгын, зирәклеген, тапкырлыгын һәм тормыш тәҗрибәсен чагылдырган гаҗәеп бер дөнья. Алар аша без яхшылык белән яманлыкны аерырга, дуслыкны, батырлыкны, гаделлекне һәм игелеклелекне аңларга өйрәнәбез.
Фото: Күгәй мәдәният йорты ВК сәхифәсеннән
Әкият – ул сүзләрдә яшеренгән тылсым, сихри көч һәм могҗиза. Һәрберебез әкиятләр белән кечкенәдән үк таныш. Газиз әниләребез һәм яраткан әбиләребез безгә йоклар алдыннан әкиятләр сөйләп, матур хыяллар дөньясына алып керә иде.

Балалар әкиятләрне аеруча ярата. Чөнки аларның теле гади һәм аңлаешлы, эчтәлеге кызыклы, вакыйгалары мавыктыргыч. Әкиятләрдәге тылсымлы геройлар, гаҗәеп маҗаралар һәм могҗизалар балаларның күзаллавын баета, иҗади фикерләвен үстерә.
– Күгәй мәдәният йортында балалар белән бергә «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән кызыклы чара үткәрдек. Татар язучыларының әкиятләре белән таныштык, аларны укыдык, әкият геройларының маҗаралы дөньясына сәяхәт кылдык. Әсәрләрнең эчтәлеге турында фикер алыштык, геройларның кылган гамәлләрен бәяләдек, аларның яхшы һәм начар сыйфатларын ачыкладык.
Бу очрашу балаларга татар әдәбиятының матур үрнәкләрен танып белергә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә һәм китап укуга кызыксыну уятырга ярдәм итте, – дип сөйли Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.
Әкиятләр дөньясы – ул бары тик могҗизалар гына түгел, ә тормыш дәресләре дә. Яхшылык һәрвакыт җиңә, ә тырышлык, батырлык һәм акыллылык кешене матур киләчәккә алып бара.
Әкиятләребезне укыйк, туган телебезне саклыйк, балалар күңелендә китапка һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбиялик!
Нет комментариев