Путин Казан аэропортын модернизацияләү мәсьәләсен Россия транспорт министры белән тикшерде
Яшәеш

Путин Казан аэропортын модернизацияләү мәсьәләсен Россия транспорт министры белән тикшерде

Россия Президенты Владимир Путин транспорт министры Дмитрий Ядров белән очрашу үткәрде. Алар аэропортларны модернизацияләү, авиаэлемтәне үстерү һәм яңа очкычларны сертификацияләү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фото: kremlin.ru

2026 елда Барнаул, Оренбург, Благовещенск, Псков һәм Казан шәһәрләрендә яңа терминаллар ачылды. Шулай ук аэродром инфраструктурасын яңарту эшләре дәвам итә. Махачкала, Грозный һәм Новосибирск шәһәрләрендәге объектлар файдалануга тапшырылды, Пермьдә перронны ремонтлау тәмамланды. Ел ахырына кадәр Магнитогорскида перронны реконструкцияләү планлаштырыла.

Тугыз ай эчендә транспорт комплексы якынча 11,5 млрд пассажирга һәм 5,7 млрд тонна йөккә хезмәт күрсәткән. Россия авиакомпанияләре 79,6 млн кешене ташыган. Очышларның якынча 55 проценты Мәскәүне урап узган маршрутлар буенча башкарылган.

Россия 39 ил белән турыдан-туры авиаэлемтәне саклый. Илгә 30 дәүләттән 61 чит ил авиакомпаниясе оча. Россиянең һава суднолары паркы барлыгы 1075 очкычтан тора.

Татар-информ


Нет комментариев