Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Кайнарга» үрелгәнче, тотыласыңны онытма

Хәзерге заман юлларында транспорт чараларын йөртүчеләр иң айнык, чиста кешеләр булырга тиешләр.

 Әмма тикшерүләр күрсәтүенчә, бу һәр вакытта да дөреслеккә туры килми.
31 яшьлек Алексей Захаров йөртүендәге автомобильне автоинспекторлар планлы тикшерү барышында шикләнеп туктата. Аларның икеләнүләре шунда ук аклана да. Аның машинасы руле артына алкогольле эчемлек кулланып утырып чыгуы ачыклана. Автомобильчегә карата беркетмә төзелеп, эше җәмәгать судына җибәрелә.
Судья бу эшне караганнан соң, Захаровны йөртү хокукыннан бер ел да җиде айга мәхрүм итә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тарта.
Хокукыңнан мәхрүм каласың килмәсә, кайбер «рәхәтлекләрдән» тыелып торасың шул инде. Әле ярый бәла-каза чыкмыйча калган.
Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев