Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Каршы полоса» – иң куркынычы

Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарының һәр икенчесенең гомере шунда өзелә.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге безгә хәбәр иткәнчә, каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында, 23 июньнән 2 июльгә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы үткәрелә.
Агымдагы елның 5 ае эчендә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыгуның 143 очрагы теркәлгән, аларда 51 кеше һәлак булган һәм 237 кеше зыян күргән. Республика буенча чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең һәр икенчесенең гомере шул сәбәптән өзелгән.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машина йөртүче обгон ясарга җыенганда хәрәкәт полосасының ераклыкны узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ирекле булуына һәм узыш барышында хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына һәм юлда баручыларга комачауламавына инанырга тиеш. Ә «Узу тыелган» юл тамгасы гамәлдә булган зонада, тоташ линия билгеләре күрсәтелгәндә, шулай ук күтәрелеш азагында, куркыныч борылышларда һәм күрүчәнлеге чикләнгән башка участокларда – узып китү тыела.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, админис тратив хокук бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итә алмаска мөмкин. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукы алынган зат тарафыннан кагыйдә бозу кабатланса, аңа өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев