Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

ЮХИДИ Автомобильчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәсе 170 тапкыр бозган

Шуларның 35ендә матди зыян китерелгән.

Берсендә имгәнүчеләр дә булган. 8 автомобильче исерек килеш тотылган.


Волжская урамында «HIGER» автомобилен йөртүче 40 яшьлек ир тизлекне арттыру нәтиҗәсендә дистанция сайлый алмавыннан «GEELY MK» автомобилен бәрдергән. Нәтиҗәдә, бәрдерелгән автомашинаның 38 яшьлек йөртүчесенең баш мие селкенгән, умыртка сөягенә зыян килгән. Аны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.


Осиновоның Гайсин урамында «MAN TGS 19/400» автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир дистанция сакламавы сәбәпле, светофор янында тукталган «Лада Веста» автомашинасын бәрдергән. Нәтиҗәдә, 6 һәм 16 яшьлек ике балага бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев