Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исерекләрнең машиналарын тартып алмакчылар

Россиядә исерек килеш автомобиль йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта үзәк телеканалларның берсендә Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев сөйләп узган иде. Эчке эшләр министрлыгы Административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләрен кертергә тели.

Ведомство башлыгы аныклап узганча, сүз инициатива турында бара, аның нигезендә, кабат исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләрнең автомобильләрен конфискацияләргә тәкъдим ителә.

Министр бу тәкъдимне мәҗбүри чара дип атый, чөнки җәмгыять спиртлы эчемлекләр кулланган өчен артык югары бәя түли.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта исерек килеш кабат машина йөрткән өчен хокук бозучыга 200дән 300 мең сумга кадәр штраф, йә 480 сәгатькә кадәр яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр башкару, йә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм өч елга хокуктан мәхрүм итү яный.

Штрафларны һаман саен арттырып торсалар да, салмыш хәлдә руль артына утырып чыгучылар бердә кимеми шул. Безнең Яшел Үзән районында, мәсәлән, агымдагы елның тугыз аенда 261 машина йөртүче транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган. Чагыштыру өчен, 2019 елда аларның саны 255 булган. Димәк, арткан. Узган атнада 8 йөртүче исерек килеш тотылган. Акылга сыймаслык бит бу! Димәк, андыйларга каршы көрәш чараларын катгыйландырырга кирәк дигән тәкъдим урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев