Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Исерек булсалар, тотылмый калмыйлар

Юлларда иң куркынычы – салмыш хәлдәге автомобиль йөртү челәр.

Алар тизлекне арттыруны да, юл полосасында каршы юнәлешкә чыгуны да бернигә санамый. Шундыйларга юлыгу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Исерткеч эчемлек кулланып, машина руле артына утырып юлга чыгучыларны ачыклау максатыннан, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре планлы рейдларга даими чыгып тора.
Машина йөртүче Евгений Сидоров шундый тикшерү барышында тотыла. Шикле күренгәнгә күрә аңа тик шеренергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, бу автомобильчегә автоинспекторлар беркетмә төзергә мәҗбүр була. Аның административ эше җәмәгать судында каралып, элек РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылмавы исәпкә алынып, ярашлы карар чыгарыла. Хәзер Сидоров 1 ел 7 ай вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. 30 мең штраф та түләргә туры киләчәк.


Яшел Үзән муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев