Яшел Үзән

Исерек автомобильчеләрне бергәләп аулыйк

Руль артына эчкән баштан утырып юлга чыгучыларның күбәюе билгеле чынбарлык. Кызганычка, аларны катгый законнар да куркытмый.

Алар гаебе белән юл һәлакәтләре чыга, кан-яшь түгелә. Күптән түгел генә бөтен ил белән эчкән баштан руль артына утырып, һәлакәт китереп чыгарган һәм бер гаеп сез шоферның үлеменә китергән танылган актер Михаил Ефремовны хөкем итүләрен күзәттек. Суд утырышларында гаеп ләнүче һәм зыян күрүче ягыннан да танылган адвокатлар «театр» куйсалар да, актерны акламадылар, төрмәгә утырттылар да куйдылар.

Һәм боларның барысы да өч елга кадәр билгеле вазифада булудан яисә эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итү белән бергә башкарыла. Әмма тамакларын чылатырга яратучыларны мондый тыюлар да туктата алмый шул.

Билгеле булганча, узган елда Россиядә 100дән артык кеше исерек килеш идарә иткән өчен биш тапкырдан артык җаваплылык ка тартылган.
Әгәр дә исерек килеш машина йөрткән кеше беренче тапкыр эләксә, аны КоАПның 12.8нче маддәсе буенча иң «җиңел» хөкем көтә. Ягъни аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф салына һәм бер ел ярымнан алып ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Монда шуны да өстәп әйтергә кирәк, медицина тикшеренүе узудан баш тартучыны да нәкъ шундый ук җәза көтә (КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше).

Ә транспорт йөртүгә хокукы булмаган кеше исерек килеш рульгә утырса, аны нәрсә көтә?
Андыйларга 10-15 тәүлеккә административ арест яки 30 000 сум штраф салына.

Штраф, мәсәлән, I һәм II төркем инвалидларга, 18 яшькә кадәрге яшьләргә, 14 яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларга һәм кайбер башка категорияләргә генә салына. Калганнарын кулга алу көтә.

Монда тагын шуңа да игътибар итү кирәк, югарыда санап үтелгән барлык җәзалар исерек килеш руль артына утыру фактына кагыла, әгәр исерек шофер, әйтик, җәяүлене бәрдергән икән, җәза күпкә җитди булачак.

Районда хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре санау лы гына эшли. Алар бөтен исерек йөртүчеләрне дә аулап бетерә алмый. Шуңа күрә, андый җавапсызларны ачыклауда теләсә кем катнаша ала. Аның өчен эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итү дә җитә. Киң җәмәгатьчелек бу юнәлештә үзенең активлыгын күрсәтергә тиеш. Шул исерек шофер аркасында кемнеңдер кадерле кешесенең гомере өзелергә мөмкин. Полициягә хәбәр салу – бәхетсезлек очрагын булдырмый калу ул. Мондый җинаятьчелеккә каршы бергәләп көрәшү генә нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез, әгәр дә автомобильче исерек килеш кабаттан эләгә яисә медицина тикшеренүеннән кабаттан баш тарта икән, аңа Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Мондый хокук бозган өчен 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф салына, яисә 480 сәгатькә кадәр, яисә ике елга кадәр мәҗбүри эш билгеләнә, яисә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: