Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Иминлегең өчен үзеңә җавап бирәсе

Яшел Үзән районында ЮХИДИ хезмәткәрләре куркынычсызлык каешларын куллануны контрольдә тотуны көчәйтте.

Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 11 июленнән 10 августына кадәр республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Аның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.
«Оператив-профилактик чара башлангач, юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан куркынычсызлык каешын кулланмауның 184 очрагы ачыкланды, 5 пассажир каешын эләктермәгән иде», – дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция капитаны Илдар Фәхретдинов.
РФ юл хәрәкәте кагый дәләренең 2.1.2нче пунк ты нигезендә, машина йөртүче һәм пассажирлары куркынычсызлык каешлары белән эләктерелмәгән булса, 1000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Ә кагыйдәләрнең 5.1нче пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында барганда пассажирлар эләктерелмәгән булса, бу хокук бозу өчен 500 сум штраф яки кисәтү билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев