Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Гаебеңне таный да белергә кирәк

Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәт кәрләре чираттагы рейд барышын да шикләнеп, 53 яшьлек Владислав Зуев йөртүендәге автомо бильне туктата.

 

Шикләре раслана, автомобильчедән спирт лы эчемлек исе килеп торса да, ул медицина тикшеренүеннән баш тарта. Әмма алай итеп кенә җаваплылыктан арынып булмый. Салмыш хәлдә руль артына батыраеп утырып чыккансың икән, җавабын да бирә белергә кирәк. Инспекторлар бу кешегә карата беркетмә төзи, машинасын махсус тукталышка куя һәм эшен җәмәгать судына җибәрә.
Суд чыгарган карар нигезендә бу ир 1 ел ярым машинасыз йөриячәк һәм 30 мең сум штраф түлиячәк. Әлбәттә, судья аның моңа кадәр РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча җавапка тартылмавын да исәпкә алган. Әгәр дә шушы карардан гаепләнүче үзенә нәтиҗә ясый алмаса, тагын кабатласа, ул вакытта җинаять җаваплылыгына җәлеп ителүе бар.
Зеленодольск муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев