Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ерак яшерелгән тизрәк табыла

Яшел Үзәндә зур күләмдә наркотиклар сатарга теләгән 27 яшьлек ир ирегеннән мәхрүм ителде.

Бу иргә карата җинаять эше буенча гаепләүне Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы яклап чыккан. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлешендә һәм 228.1нче маддәнең 4нче өлешенең 4нче пунктында каралган җи наять кылуда (бер төркем затларның «Интернет» челтәрен кулланып, алдан килешү буенча зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатуга омтылуы) гаепле дип тапкан.

Судта билгеләнгәнчә, хөкем ителүченең алга таба сату өчен контактсыз ысул белән наркотик матдәләр сатып алуы ачык лана. Аны полиция хезмәткәрләре Яшел Үзән районының Әйшә авылы территориясендә тоткарлый. Автомобильне тикшерү барышында наркотиклар табыла һәм алына. Тоткарланганнан соң, гаепләнүче үз теләге белән Яшел Үзән шәһәре территориясендә наркотиклар куела торган яшерен урынның кайда булуын хәбәр итә.
Гаепләнүчедән барлыгы 51,07 грамм тыелган матдә алына.

Ир үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә. Суд наркотиклар белән эш итүчегә катгый режимлы төзәтү колониясендә 8,5 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгели.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Кыңгыр гамәлләр җәзасыз калмый шул. Үз акылсызлыклары аркасында япь-яшь гомерләр ничек заяга уза. Колония ял йорты түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X