Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 49 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 17се районда булган. 37 җинаять ачылган

33е – «кайнар эздән». 3 үтерү, 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә зыян китерү, 2 көчләү, 2 талау, 15 урлау, 6 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 4 җинаять теркәлгән.

Осиновоның Комаров урамында бәхәс чыгу нәтиҗәсендә элек хөкемдә булган 30 яшьлек осиноволы 41 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак кадаган.

Васильевоның Стахановская урамындагы фатирда да канлы аңлашу очрагы теркәлгән. Элек хөкемдә булган 33 яшьлек ир 17 яшьлек студентның күкрәгенә пычак кадаган.

Яшел Үзәннең Тургенев урамындагы фатирда күп санлы пычак җәрәхәтләре белән (17се муенында, 3се аягында) элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәгән 68 яшьлек ир мәете табылган. Моны элек хөкемдә булган, беркайда да эшләмәүче 29 яшьлек хатын-кыз кылган.

Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә пычак җәрәхәте белән 51 яшьлек васильеволыны китергәннәр. Моның буенча беркайда эшләмәүче 31 яшьлек васильволы тоткарланган.

Паратская урамындагы кибеттән 2539 сумлык товар урлап чыкканда элек хөкемдә булган 54 яшьлек яшел үзәнле тотылган.

Билгесез зат 66 яшьлек васильеволыны алдап, аның ике картасыннан 95150 сум акчасын алган.
28 яшьлек яшел үзәнле социаль челтәр аша планшет сатып алмакчы булган. Посылка өчен 3470 сум түләгән. Әмма аңа посылкага уенчык планшет салып җибәргәннәр.

30 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат аңа банк хезмәткәре дип шалтыраткан һәм мошенникларның аның исәп-хисабыннан акча алыр га теләүләрен хәбәр иткән. Аңа бу операцияне туктату өчен бөтен акчасын куркынычсыз ячейкаларга күчерергә кушканнар. Аннан соң, мошенникларның заявкасын юкка чыгару өчен 250 мең сум кредит алырга һәм акчаны банкомат аша күчерергә тәкъдим иткәннәр. Бу кешегә 370 мең сумлык зыян китерелгән.

Комсомольская урамындагы йорт подъездында элек хөкемдә булган, беркайда эшләмәүче 34 яшьлек ир тоткарланган. Аңардан 17 төргәк наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X