Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 47 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 24е районда булган. 13 җинаять ачылган

12се – «кайнар эздән». 2 талау, 25 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 16 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.

Осиновоның Комаров урамындагы кафеда 55 яшьлек Күлбашта яшәүченең телефонын талаганнар. Моны беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 41 яшьлек осиноволы кылган.
Яшел Үзәннең Ленин урамында 47 яшьлек ирнең дә телефоны таланган. Моның буенча 23 яшьлек егет тоткарланган.
Осиновоның Садовая урамындагы кибеттән 8935 сумлык товар урлану буенча, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 25 яшьлек ир тотылган.
Осиновоның Садовая урамында 33 яшьлек ирнең йорт янында парковкада торган “КамАЗ” автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны 43 яшьлек ир кылган.
67 яшьлек казанлы хәбәр итүенчә, Васильево зиратында билгесез затлар аның әтисенең каберен бозып, ташын урлап алып киткәннәр, өстәвенә «Морг биокалдыклары» дип язып та калдырганнар. Барлыгы 60 мең сумлык зыян китерелгән. Җинаятьчеләрне эзлиләр.
Королев урамында беркайда да эшләмәүче 17 яшьлек яшел үзәнледә наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев