Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 46 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 14е – районда булган

19 җинаять ачылган, 17се – кайнар эздән. 32 урлау, 2 талау, 1 талау нияте белән һөҗүм итү, 1 машина урлау, 3 мошенниклык, 3 җенси кагылгысызлык хокукын бозу, наркотикларның законсыз әйләнешенең 2 очрагы теркәлгән.

42 яшьлек яшел үзәнле, пистолетка охшаш предмет белән куркытып, Карл Маркс урамы янындагы урман паркы зонасында, балигъ булмаган яшүсмернең телефонын талап алган.
Күрше Волжск шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егет, Королев урамындагы кибеттән, ачыктан-ачык чалбар һәм футболка урлаган. Зыян 3580 сум. Шул ук кибеттән тагын берәү 14162 сумлык әйбер урлап чыккан.
Банк карталарыннан билгесез затлар акча салдыру очраклары дәвам итә. Кемдер үзе мошенникларга күчерә. Уяу булыгыз, җәмәгать, акча темасына төрле шалтыратуларга беркайчан да ышанмагыз, банкка үзегез шалтыратып белешегез.
45 һәм 41 яшьлек яшел үзәнлеләр, Фрунзе урамында өй янында торган Лада Ларгус автомобиленең тәрәзәсен ватып, урлап китәргә маташкан.
Яшел Үзән участок урманчылыгында 26 яшьлек волжс килы һәм 28 яшьлек помарлы тоткарланган. Аларда 0,31 гр РVР наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев