Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 43 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 11е районда булган

24 җинаять ачылган. 17се – «кайнар эздән».

1 һөҗүм итү, 2 талау, 27 урлау, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.

Бело-Безводноеда яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат тарафыннан аңа карата көч кулланылган. Нәтиҗәдә аның 10 килограмм бәрән ите, алтын балдагы, алтын алкасы, 6100 сум акчасы талап алынган. Китерелгән зыян суммасы 50100 сум тәшкил итә.

Заикин урамындагы кибеттә талау очрагы теркәлгән. Билгесез ир-ат кибет кәрҗиненә төрле сорт тагы эчемлек – аракы, шәраб, сыра, энергетик тутырып, түләмичә чыгып киткән. Моның буенча 44 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаганнар.
Татар Әҗәле авылындагы акционерлык җәмгыяте территориясеннән 168 килограмм авырлыктагы бозау ны урлап чыгып киткәннәр. Зыян суммасы һәм каракның шәхесе ачыклана.

Осиновода яшәүче 32 яшьлек ир-ат, сайт аша биржа сәүдәсендә катнашырга тәкъдим итүчегә ышанып, 1540000 сум акчасыннан колак каккан.
Осиновоның Садовая урамында йорт янында 29 яшьлек ирнең парковкада торган «Киа Сирато» автомобилен урлап киткәннәр. Өстәвенә, бу автомобиль кредитка сатып алынган булган. Хуҗасына 450 мең сумлык зыян килгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев