Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 31е – шәһәрдә, 11е районда булган. 30 җинаять ачылган

27се – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 16 урлау, 1 транспорт чарасын урлап алып китү, 7 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 факт булган.

Яшел Үзәндә беркайда да эшләмәүче ике яшь кеше арасында ызгыш чыккан. Аларның икесе дә исерек булган. Нәтиҗәдә күп санлы имгәнүләр белән 31 яшьлек ирне – дәваханәгә, икенчесен – 17 яшьлеген полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Тимирязев урамындагы 39 яшьлек ир яшәгән йорттан билгесез зат кыйммәтле телевизор урлап чыккан.
Яңа Тура авылындагы ширкәт складыннан бик күп суммада товар урлау буенча элек хөкемдә булган 20 яшьлек Казанда яшәүче шик астына алынган.
Билгесез затлар Зур Ключи авылында яшәүче 52 яшьлек ирне алдап, аның банк картасыннан 20 мең сум акчасын алганнар.
Яшел Үзәндә яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз сайт аша велосипед алам дип, банк картасыннан 8 мең сум акчасыннан колак каккан.
Яшел Үзәндә яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз билгесез зат белән Кырым шифаханәсендә яшәүгә килешү төзеп, аның 50 процентын алдан түләгән. Хәзер бу сайт юкка чыккан, телефоны җавап бирми башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев