Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е – шәһәрдә, 14е районда булган

16 җинаять ачылган. 13е – «кайнар эздән». 1 көчләү, 2 талау. 19 урлау, 1 тапкыр корал табу, 13 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять кылынган.

33 яшьлек ирнең 1200 сум акчасы талап алынган. Моны 27 яшьлек яшел үзәнле кылган.

Ленин урамындагы йорт подъездында 29 яшьлек хатын-кызга һөҗүм ясалган. Нәтиҗәдә, аның бармагыннан алтын балдагын салдырып алганнар. Әлеге факт буенча беркайда да эшләмәүче 34 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаганнар.

Васильевода яшәүче 49 яшьлек ирнең банк картасыннан 14935 сум акчасы урланган.

57 яшьлек пенсионерның банк картасыннан 19 яшьлек оныгы, мобиль кушымтадан файдаланып, 5 меңен чәлдергән.

59 яшьлек пенсионер хатын-кыз да мошенниклар ятьмәсенә эләккән. Аның банк картасыннан 493000 сум акчасы ялганчылар кулына күчкән.

Олы Ходяш авылында яшәүче 61 яшьлек пенсионер хатын-кызны Интернет аша эш тәкъдим итеп, аның исеменә 113000 сумлык кредит алганнар.

Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында такси пассажиры – 29 яшьлек волжскилыдан наркотик матдә табып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев