Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 26сы – шәһәрдә, 16сы районда булган

25 җинаять ачылган. 19ы – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм ясау, 1 талау, 17 урлау, 12 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Карамалы Тауда ике кеше арасында ызгыш чыгудан, Протопоповкада яшәүче, беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 21 яшьлек егет 29 яшьлек ирне канга батырганчы кыйнаган. Баш мие травмасы алган ирне гос питализацияләгәннәр.
Фрунзе урамындагы йорт подъездыннан да баш мие җәрәхәте белән беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 39 яшьлек ирне дәваханәгә алып киткәннәр.
Константиновка авылыннан килеп эшләүче 41 яшьлек ирнең битенә суккалап, аның телефонын һәм акчасын талап алганнар. Моны Яшел Үзәндә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз кылган.
Машина төзүчеләр урамындагы АҖ территориясеннән 411164,64 сумлык евро-поддоннар урланган. Моның буенча 34, 45 һәм 58 яшьлек өч яшел үзәнле шик астына алынган.
Дубровка авылындагы ширкәт складыннан 176000 сумлык товар урлаганнар. Моның буенча Казанда яшәүче 4 кешедән шикләнәләр.
Яңа Тура индустриаль паркында төзелә торган объект тан бүлү-коммуникация челтәре урланып, предприятиегә 143000 сумлык зыян китерелгән.
Яшел Үзәндә яшәүче 18 яшьлек студент кызга билгесез затлар шалтыратып, банк картасыннан санкция ләнмәгән акча алуны туктату өчен аның шәхси мәгълүматларын сораганнар. Нәтиҗәдә, ялганга ышанган кызның картасыннан мошенниклар 125000 сумын алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев