Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 42 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е – шәһәрдә, 18е районда булган. 20 җинаять ачылган

13е – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагы, 1 көчләү, 1 талау, 22 урлау, 10 мошенниклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.

Гоголь урамындагы йорт подъездында баш мие җәрәхәтләнгән 42 яшьлек хатын-кыз табылган. Аны дәваханәгә алып килеп, реанимациягә салганнар. Әлеге очракның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

Баш мие җәрәхәтләнгән 47 яшьлек ирне дә дәваханәгә китергәннәр. Озак та үтми ир үлеп киткән. Ачыкланганча, ул фатирда үзе генә яшәгән, эчкән. Хокук сакчылары әлеге очрак буенча тикшерүләр алып бара.

Татарстан урамындагы кибеттән 5 мең сумлык товар урлап чыкканнар. Моның буенча 30 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.

37 яшьлек васильеволы сайт аша телефон сатып алам дип, 10500 сумга алданган.

60 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат аның исеменә 300 мең сумга онлайн-кредит алган һәм картадан шуның 231 500 сумын үзләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев