Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 41 җинаять теркәлгән. Шуларның 32се – шәһәрдә, 9ы районда булган

26 җинаять ачылган. 18е – «кайнар эздән».

1 үтерү, 1 көчләү, 1 талау, 21 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буен ча 3 очрак теркәлгән.

«Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык җәмгыяте янындагы урманлыкта үз автомобиле багажнигында 35 яшьлек такси йөртүченең мәете табылган. Аны үтерүдә гаепләнеп, Яшел Үзәндә яшәүче 15,16,18 яшьлек өч яшүсмер тоткарланган.

«Ком карьеры» гаражлар җәмгыятендәге гараж түбәсендә 52 яшьлек ирне талаганнар. Аңа 1900 сумлык зыян китерелгән. Моны элек хөкемдә булган 44 яшьлек яшел үзәнле кылган.
«Коммуналь хуҗалык» МУП хезмәткәрләре Ленин урамындагы 38нче йорт янындагы яшел зонада – паркта розалар һәм гортензияләр югалганлыгын ачыклаган. Гортензияләрнең бәясе – 22097,7 сум, розаларныкы – 12447,2 сум.

Зур Ключи авылында яшәүче 21 яшьлек кызның банк картасыннан ялганчылар кредит алу юлы белән 149000 сум акчасын алган.

Яшел Үзәндә яшәүче 73 яшьлек пенсионерканың банк картасыннан мошенниклар 427000 сум акчасын урлаган.

Шевченко урамының йорт подъездында беркайда да эшләмәүче 31 яшьлек ирдә наркотик матдә табып алынган.

Тикшерү вакытында Репин урамында «Мицубиси Лансер» автомобиле туктатылган һәм аның беркайда да эшләмәүче 26 яшьлек йөртүчесендә 2,56 грамм наркотик табылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев