Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 41 җинаять теркәлгән. Шуларның 28е - шәһәрдә, 13е – районда булган

13 җинаять «кайнар эздән» ачылган. 3 талау, 19 урлау, 13 мошенник лык, 3 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән. 1 машина куып кителгән, 1 корал алынган.

Заикин урамындагы йортта чери башлаган мәет табылган. Ярып карагач, аның ике яклап та кабыргалары һәм күк рәк читлеге сынганлыгы беленгән. Үлем сәбәбен ачык лау буенча эш бара.
Норлатта билгесез зат төнлә берәүнең өенә кереп, аның телефонын талап алган. Яшел Үзәндә дә Татарстан урамындагы йорт янында бер кешене талаганнар. Бу гамәлдә 32 һәм 26 яшьлек хатын-кызлар шикләнелә.
«Әҗәл» терлекчелек комплексыннан билгесез зат 4 айлык ике бозауны урлап киткән.
«Валдбериз» складыннан 187526,10 сумлык товар урланган. Моны ике Васильево кызы һәм ике Яшел Үзән егете эшләгән дип фаразлана.
Мошенниклык юлы белән банк карталарыннан акча үзләштерү артканнан арта бара. Моны банк хезмәткәре булып, биржада эш тәкъдим итеп, сайт аша ни дә булса сатып һ.б. юллар белән эшлиләр. Ә халык һаман шуларга ышануын дәвам итә. Узган атнада мошенниклар менә шундый беркатлылар хисабына гомуми 1 939 607 сумга баеганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев