Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 25е – шәһәрдә, 14е районда булган

13 җинаять ачылган, 13е – «кайнар эздән». 2 талау, 20 урлау, 10 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 3 факт теркәлгән.

Осиновоның Гагарин урамында Казанда яшәүче 32 яшьлек ирне башта кыйнаганнар, аннан соң кесәләрен актарып акчасын, банк карталарын талап алганнар. Моның буенча Осиновода яшәүче 35 һәм 29 яшьлек ике ир-ат шик астына алынган.

Яшел Үзәннең Солнечная урамындагы йорт подъезд ыннан билгесез затлар 3 велосипедны урлап алып чыгып киткән. Нәтиҗәдә велосипед ияләренә 51 мең сумлык зыян китерелгән.

Зур Ключи авылының Волостнов урамындагы кибеттән берәү сатучыны электрон чек күрсәтеп алдап, аннан эретеп ябыштыру аппараты алган. Әмма кибет исәбенә акчасы күчмәгән.
Красницкий бистәсенең Мир урамында бер ир-ат җир участогы сатам дигән булып, яшел үзәнленең 3500 000 сум акчасын урлаган.

43 яшьлек ир банк хезмәткәре дип шалтыратучыга ышанган. Ул аның исәбенә 609 156 сумлык кредит алырга маташулары һәм моңа чик кую өчен онлайн рәвештә кредит алырга кирәклеген хәбәр иткән. Банк 609 156 сум кредит бирүне хуплау белән, аның 129 980 сумы мошенниклар тарафыннан алынган.

48 яшьлек яшел үзәнле сайт аша пуховик сатканда алданган. Сатып алучы дип хәбәрләшкән билгесез затка үзенең банк картасының мәгълүматларын биргән. Нәтиҗәдә ике картасыннан 19807 сум акчасы алынган.

Яшел Үзәндә яшәүче 37 яшьлек ирнең мошенниклар социаль челтәрдәге битен «ватып» кереп, аңардан дуслары исеменнән бурычка акча сорап торганнар. 7700 сум акчаны ул онлайн күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев