Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 39 җинаять теркәлгән. Шуларның 23е – шәһәрдә, 16сы – районда булган

17 җинаять «кайнар эздән» ачылган. 1 талау, 22 урлау, 7 мошенниклык, 1 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән. 8 җинаять булдырмый калган.

18-20 яшьләр тирәсендәге егет, кичке уннарда, Энгельс урамында яшел үзәнлене куркытып, кәрәзле телефонын, фатир ачкычларын, электрон сигаретын талап алган. Зыян 42600 сум.
 Билгесез зат, Уразлы авылында төзелүче күп функцияле үзәк бигенә ачкыч яратып кереп, кыйммәтле эш коралларын урлаган. Зыян бәясе ачыклана.
 Зур Ключида яшәүче хатын-кызны, банк хезмәткәре булып шалтыратучы берәү 146 198 сумга алдаган. Кешеләр, кайчан туктыйсыз билгесез затлар кушуы буенча банк арталарыгыздан акча күчерүдән?!
Бу хатын узган атнада алданучыларның берсе генә, ә алар, аңлавыгызча, күп.  Билгесез зат, Карамалы Тауда яшәүченең ышанычын яулап, 297500 сум акчасын урлаган.
 Йошкар-Ола – Казан трассасының Ильинское авылы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан «Лада» автомобиле туктатыла һәм аның пассажирында (Волжск кешеләре) 2,78 гр PVP табып, алына.
 Осиновода яшәүче «Технополис Яңа тура» территориясендәге «Вайлдберис» складыннан 391400 сумлык металл эшләнмәләр урлаган.
 «Щурящий» бакчачылык җәмгыятендә, Идел елгасы култыгындагы пирстан су гидроциклын урлап киткәннәр. Зыян 650 000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев