Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 34 җинаять теркәлгән. Шуларның 19ы – шәһәрдә, 15е районда булган

17 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 1 үтерү,

1 талау, 16 урлау, 2 транспорт чарасын урлап алып китү, 10 мошенниклык булган.
40 яшьлек яшел үзәнле 33 һәм 63 яшьлек ир-атларның телефонын талап алган.
Королев урамындагы кибеттән 5861 сумлык ир-ат кием нәре урлануы ачыкланган. Моны 14-17 яшьлек өч васильеволы кылган.
Королев урамындагы кибеттән 1300 сумлык товар урлаган 32 яшьлек яшел үзәнле тоткарланган.
Зур Ключи авылында яшәүче 55 яшьлек хатын-кызга билгесез затлар банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктатып калу кирәклеге турында шалтыраткан. Нәтиҗәдә, бу ханымның картасыннан, шалтыратучылар тарафыннан, 160705 сум акчасы алынган.
59 яшьлек яшел үзәнлене дә шундый ысул белән алдаганнар. Аның 28 мең сум акчасы юкка чыккан.
36 яшьлек хатын-кыз Төркиягә юллама сатып алам дип, мошенникларга 92750 сум акчасын бүләк иткән.
31 яшьлек яшел үзәнле дә, Сочига путевка сатып алу тәкъдименә ышанып, 81667 сумыннан колак каккан. Моның буенча 42 яшьлек яшел үзәнле шик астына алынган.
Төзүчеләр проспектыннан 37 яшьлек яшел үзәнленең «Форд Фокус» автомобилен урлап алып киткәннәр. Моны 15 яшьлек кыз кылган.
Васильевоның Шевченко урамыннан билгесез затлар «Лада Гранта» автомобилен урлап алып киткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев