Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 24е – шәһәрдә, 9ы – районда булган

12 җинаять «кайнар эздән» ачылган. 3 талау, 16 урлау, 8 мошенниклык, 2 наркотикларның законсыз әйләнеше очрагы теркәлгән.

5 җинаять булдырмый калган. 2018 елның сентябреннән агымдагы елның июленә кадәр, яшүсмер кыз белән җенси мөнәсәбәттә торган, бер кайда да эшләмәүче, әле ябылмаган хөкеме булган егет тоткарланган. Зур Ключида урнашкан асфальт-бетон заводы территориясеннән төзелеш материаллары урланган.

Оешмага 885472 меңлек зыян килгән. Банк карталарыннан алдау юлы белән акча күчерү фактлары арта бара. Кемнедер интернет сатып алуларда, кемнәрнедер банк хезмәткәре булып шалтыратып алдыйлар, кемнәрдер күзгә карап таларга да кыенсынмый.

Никадәр генә кисәтеп торуга карамастан, халык чит-ят затларга бер сүздән ышануларын дәвам итә. Королев белән Столичная урамнары кисешендә туктатылган автомобиль пассажирында 1 гр амфитамин табып алынган. Карамалы Тауда яшәүче, моңа кадәр дә хөкемдә булган, бер кайда да эшләмәүче берәүдә 144,48 гр марихуана табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев