Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Эчке эшләр бүлегендә 30 җинаять теркәлгән. Шуларның 18е – шәһәрдә, 12се районда булган. 15 җинаять ачылган

15е – «кайнар эздән». 1 үтерү, 1 талау, 11 урлау, 7 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять кылынган.

Осиновоның Гагарин урамында муенында һәм кулбашында җәрәхәтләр белән 34 яшьлек ир-ат мәете табылган. Әлеге җинаять буенча эш кузгатылган. Тикшерү алып барыла.

Осиновоның Садовая урамындагы кибеттән ике сумка урланган. Моны элек хөкемдә булган 26 яшьлек казанлы кылганлыгы ачык ланган.
ялганчылар 22 яшьлек яшел үзәнлене банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдиме белән, картасыннан 435000 сум акчасын урлаган.
Осиновода яшәүче 33 яшьлек ир-ат та шундый ялганга ышанып, билгесез затка 134 мең сум акчасын күчергән.

38 яшьлек ир-атның шәхси мәгълүматларын файдаланып, аның исеме белән билгесез затлар микрофинанс оешмасыннан акча алган. Нәтиҗәдә, бу ирнең исәп-хисабына суд приставлары арест салган. Хәзер инде аңа суд карары нигезендә 111 мең сумнан артык бурыч түләргә туры киләчәк. Бу эш буенча гаеплеләрне эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев