Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Үчтән курка: Илназ Галәвиев Казанда дәваланасы килми, дип белдерде

175-нче номерлы гимназиядә күпләп кеше үтергән Илназ Галәвиев Казанда дәваланасы килми, дип белдерде. Бу хакта «Московский комсомолец» хәбәр итә.

«Минем сезгә үтенечем бар. Казан республика хастаханәсендә дәваланырга теләмим. Миңа башка урынга ярыймы? <...> Казанда мин башкарган эшләремне барысы да хәтерли. Үч алырга мөмкиннәр», - ди Галәвиев иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе (ИКК - ОНК) вәкиле сыйфатында янына кергән басма хезмәткәренә.

Хәзер Галәвиев «Бутырка» психиатрия хастаханәсендә. Ул ИКК вәкиле белән әңгәмә вакытында камерадашы Михаил Любезнов белән дуслашуын белдерде. Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, Любезнов серияле агулаучы булып санала: җинаятьче Ленинград юнәлешендәге электричкалар пассажирлары белән танышкан һәм аларның эчемлекләренә клофелин салган. Дистәләгән кеше зыян күргән, берничә кеше вафат булган.

"Күршеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы, алар миңа янамый. Мин алардан курыкмыйм. Михаил Любезнов белән без дуслаштык. Ул миңа җинаятьчеләрне мәҗбүри дәвалый торган психбольницалар турында сөйли. Аның лекцияләре буенча мин алар турында барысын да беләм кебек", - дип өстәде Галявиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев