Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Биш мең сум өчен офис белгеченә ташланган

Микрофинанс компанияләре яшәүчеләргә бик тиз арада акча кирәк булганда, аны паспорт мәгълүматлары буенча гына да биреп тора ала. Яшел Үзәндә андый оешмалар күп.

Комиссиясен исәпләмәгәндә, бу хезмәт уңайлы кебек. Тик менә алган акчаны кире кайтарып бирүне озаккарак сузсаң, ыштансыз да калуың бар. Чөнки комиссияләре биргәненә караганда ат бәясендә була. Менә шул “тизакча” офисларының берсендә, 23 яшьлек яшел үзәнле үзенә кирәкле сумманы паспорт түгел, ә йодрык күрсәтеп алган. Акча бирүче офис белгеченә һөҗүм итеп, аннан 5000 сум акчаны талап чыккан.

Һөҗүм итүче егет нәрсәгә исәп тоткандыр, анысын тикшерү ачыклар. Әмма полиция хезмәткәрләренә аның шәхесен ачыклау өчен озак вакыт таләп ителмәгән. Андый офисларга керүче һәм чыгучыларны сакчылар каравыллап тормаса да, үткер күзле видеокамералар төрле яклап күзәтә шул, сулга атласаң да күрәләр, уңга карасаң да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев