Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер тикшерү һәм 21 очрак

Юлларда автомобильләрне һәм йөртүчеләрне тикшереп тормасаң, кагыйдә бозучылар күбәя башлый.

Шуңа да инде Зеленодольск шәһәренең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төрле пландагы рейдлар даими уздырып тора. Бу юлы оештырылганы «Көпчәкле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турында» техник регламент нигезендә, җил пыяласы, алгы ян тәрәзәләре һәм алгы ишек тәрәзәләре (булганда) яктылык үткәрү таләпләрен үтәлешен тикшерүгә багышланды. Мондый пыялаларның яктылык үткәрелеше 70% тан да ким булмаска тиеш.

Тикшерү барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы ачыкланган.
Шуларның 17сендә – транспорт чараларының тәрәзә пыялалары тонировкаланган булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, үз транспорт чараларын техник регламентка туры китерергә чакыра, чөнки моңа юл хәрәкәтендә катнашучыларның сәламәтлеге, кайвакыт гомере дә бәйле була.
Автомобиль тәрәзәләрен кирәксә-кирәкмәсә тонировкалап, юлларда тотарлар дип, курка-курка йөргәнче, тиешлесен үтәү күпкә отышлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев