Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Барысына да «яшел елан» гаепле

Яшел Үзәндә 59 яшьлек ир-атны дустын кыйнаган өчен хөкем итәчәкләр.

Берәү дә чит кешегә кул күтәрергә тиеш түгел. Хәтта кешене сүз белән кыерсыткан яисә мыскыллаган өчен дә хәзер җаваплылык каралган. Шуңа күрә һәр гамәлне үлчәп кылырга кирәк. Югыйсә, җинаять эше кузгатулары бар.

Яшел Үзән прокуратурасы 59 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 116.1нче маддәсе буенча гаепләнә.

2021 елның 25 гыйнварында Осиновода кич белән исерек ир үзенең фатирында танышы белән бәхәскә керә. Гадәттә, күп ызгышлар эчкечелек аркасында килеп чыга да инде. «Яшел елан» беркемгә дә тынгылык бирми, беррәттән кешенең акылын да ала. Сугышып китә болар һәм ул йодрыгы белән иптәшенең күкрәгенә, битенә биш тапкыр суга. Аның ише аралашуларда йодрык катнашкан икән, җаваплылык буласын көт тә тор инде син. Әлеге очракта да кыйналган дусты моны йомып калдырмый һәм эшне тиешле органнарга җиткерә.

Ачыкланганча, бу сугыш чукмарының элек тә административ җавап лылыкка тартылганы булган.

Ир гаебен таныган. Әлегә аңа карата беркая читкә китмичә генә өйдә утыру чарасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев