Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Балалар куркынычсызлыгы өчен үзебез җаваплы

«Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында шәһәрнең Б.Урманчы урамында балаларны йөрткән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче автомобильчеләрне ачыклау максатыннан рейд үткәрелде.

Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча 6 очрак ачыкланды, әйтик, дүртесендә балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, 1сендә куркынычсызлык каешларын кулланмау һәм тагын берсендә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү факты теркәлде.
Дәүләт автоинспекциясе искәртеп узганча, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильләрдә бары тик балалар өчен каралган автокреслоларда гына, 7дән 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында балалар өчен каралган махсус утыргычларда яки куркынычсызлык каешларын кигертеп, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында бары тик балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына йөртү рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев