Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Айфон 12» оттың дисәләр дә, ышанма!

Яшел Үзәндә ялганчылар тозагына эләгүчеләр кимеми. Атна саен диярлек, алар меңәрләгән суммада акчаларын билгесез затларга күчерә тора.

 Аферистларның төп коралы – Интернет, телефон һәм әлбәттә инде, сүз осталыгы, кешеләрне үз ялганнарына ышандыру, намуссызлык. Кыскасы, аларга хәзер җинаять кылырга юллар ачык. Кирәкле клиентны табу алар өчен аның кадәр авыр эш түгел.

Полиция бүлегенә узган атнада, мәсәлән, мошенниклык очрак лары буенча уналты яшел үзәнле мөрәҗәгать иткән. Барысы да дияр лек, без атна саен язып торган баналь очраклар буенча алданган. Туганың – улың яисә кызың, яисә оныгың юл-транспорт һәлакәтенә эләкте дип шалтыратулар һәрдаим булып тора. Шундый ялганга аздан гына эләкмичә калучылар булган. 53 яшьлек хатын-кызга, билгесез затлар стационар телефоннан шалтыратып, улының ДТПга эләгеп, кеше бәрдерүен һәм шуңа күрә җинаять эше ачмас өчен 1 миллион таләп ителүен хәбәр иткәннәр. Бәхетенә, бу ханым, акча күчерергә өлгермичә калган.

53 яшьлек яшел үзәнле дә шундый ялганга аздан гына ышанмаган. Аңардан улың ДТП чыгарды дип 100 мең сум сораганнар. 80 яшьлек пенсионердан, кызың ДТПга эләкте дип бер миллион таләп иткәннәр. Тагын өч яшел үзәнлегә дә шундый ук шалтыратулар булган. Бәхеткә, болар буенча аларның берсе дә ялганчыларга акча күчереп өлгермәгән. Бөтен очрак лар да полиция хезмәткәрләре тарафыннан контрольгә алынган. Иртәме-соңмы, бу аферистлар, реаль акчаларны ала алмасалар да, тотылмый калмаслар, чөнки күпме кешене алар шактый гына дулкынланырга мәҗбүр иткән.

Мошенниклар социаль челтәрләрне дә оста файдалана. 19 яшьлек яшел үзәнлегә «ВКонтакте» челтәрендә дус кызы исеменнән заказга түләү өчен 900 сум акча сорап хәбәр язганнар. Озак та үтми тагын 11000 сум кирәк булып чыккан. Нәтиҗәдә, кыз 11900 сумыннан язган. Озак та үтми «Инстаграм» аша ул социаль челтәрдә үзенең битенең бозылганлыгын белгән.

Өстәмә акча эшләү максаты белән үзләре акча югалтучылар исем леге дә тулылана бара. Менә шулай 51 яшьлек ир 319325 сум акчасын алдакчыларга күчергән.
«Синең исемгә кредит алырга телиләр, шуны булдырмас өчен кредит алырга кирәк» дип, кешеләрне мәҗбүр итү очраклары да шактый. Бу юлы 59 яшьлек хатын-кыздан 227272.73 сум кредит алдыртканнар. Әмма, бу ханымның бәхетенә, җинаятьчеләр акчаны аздан гына үз кулларына төшерә алмыйча калган.
Карамалы Тауда яшәүче 25 яшь лек кызның социаль челтәр аша «Айфон 12» телефонын оттың, дигән тәкъдим белән, 16982 сум акчасын алганнар. Тикшерү барышында акча урлаучы – 33 яшьлек ирнең Ессентуки шәһәрендә яшәве билгеле булган.

Шуңа күрә, бер кредитны булдырмыйбыз дип, икенчене алырга кыстасалар, социаль челтәрләр аша дусларыгыз исеменнән акча сорасалар, кемегездер ДТП чыгарды дип акча таләп итсәләр, ышансагыз да, башта тикшереп карарга кирәклеген онытмагыз. Җиде кат үлчәп, бер кат кисүдән дә отышлысы юк бу дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев